Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Баласы булган хатын-кызларны пенсиягә алданрак җибәрергә тәкъдим иттеләр

Бер бала таптыңмы — пенсиягә бер елга иртәрәк чык. Өч бала икән — өч елга, дүрт бала икән — дүрт елга…

Бала тапкан һәр хатын-кыз пенсиягә иртәрәк чыгу хокукына ия булырга тиеш, әни кешеләрнең пенсия яшен һәр баласы өчен берәр елга киметергә кирәк, дип саный контроль һәм регламент буенча Дәүләт Думасы Комитеты әгъзасы Виктор Карамышев.

«Социаль категориягә керүче гражданнар арасында — биш һәм аннан да артык бала үстерүче аналар. Алар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Әлеге ташламаны саклап калырга кирәк. Шуның белән бергә мондый ташламаны башка хатын-кызларга да бирергә дип тәкъдим итәм. Бер бала таптыңмы — бер елга иртәрәк пенсиягә чыгасың, өч бала икән-  өч елга, дүрт бала — дүрт елга…», — дип сөйли парламентарий.

Виктор Карамышев сүзләренчә,бу тәкъдим хатын-кызларга карата гадел чара булыр иде, «чөнки баланы табу һәм тәрбияләп үстерү — күп көч һәм сәламәтлек таләп итә торган зур хезмәт», ди ул.

«Гаилә институтын ныгыту һәм ана булуны саклау — безнең ил социаль сәясәтенең төп бурычы. Әниләргә карата әлеге өстәмә ярдәм демографик хәлне дә яхшыртачак, хатын-кызларга үзләренең балалары һәм оныкларына күбрәк игътибар бирергә дә мөмкинлек тудырачак», — дип ассызыклый депутат.

Фото pixabay.com | alphalight1

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев