Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Баласын ташлап калдырган хатын кулга алынды

Казанда яңа туган баласын урамда ташлап калдырган хатын-кыз кулга алынды. 40 яшьлек Альбина Тюленева пакетка салынган баланы Сафиуллин урамындагы ашыгыч ярдәм подстанциясе янында калдырып китә. Бәхеткә, кыз баланың сәламәтлегенә зыян килми, аны бала тудыру йортына илтәләр. Бу факт буенча Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Ә соңрак әлеге котычкыч хәлнең...

Казанда яңа туган баласын урамда ташлап калдырган хатын-кыз кулга алынды.
40 яшьлек Альбина Тюленева пакетка салынган баланы Сафиуллин урамындагы ашыгыч ярдәм подстанциясе янында калдырып китә. Бәхеткә, кыз баланың сәламәтлегенә зыян килми, аны бала тудыру йортына илтәләр.
Бу факт буенча Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Ә соңрак әлеге котычкыч хәлнең видеосы пәйда була. Ачыкланганча, вәхши адымга барган хатынның яшәү урыны юк. Ул баласын Идел буе районындагы агачлыкта тапкан, кулга алынганда да Тюленева шул урында булган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев