Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балтач районында тропикаларда гына очрый торган бүрәнә кадәр елан күргәннәр

Әлеге рәсемнең безнең якларда төшерелгән булуына ышануы да авыр. Әмма фото бер дә фотошопта эшләнгәнгә ошамаган, ә чын-чынлап әлеге печән өстендә шундый зур елан яткан булырга охшап тора. Бу хәл турында Балтач сайты болай дип хәбәр итә: "Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә...

Әлеге рәсемнең безнең якларда төшерелгән булуына ышануы да авыр. Әмма фото бер дә фотошопта эшләнгәнгә ошамаган, ә чын-чынлап әлеге печән өстендә шундый зур елан яткан булырга охшап тора.

Бу хәл турында Балтач сайты болай дип хәбәр итә: "Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә «аскы як»тан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклары бар. Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр. Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән. Урманнарда, басу-кырларда сак йөрегез, еланнар күп һәм алар Балтачта да бар!"

Аларга бу мәгълүмат һәм фотоны сайтны укучы бер кеше язып җибәргән.

baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев