Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балтач районында хатын-кыз инвалидларның 560 мең сум акчасын үзләштергән

Балтач районында яшәүче хатын-кыз кешеләрнең 560 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Суд 2014 елдан 2017 елга кадәр инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтәм дип, кешеләрдән акча алган хатын-кызны гаепле дип тапкан. Тикшерү органнары һәм суд тарафынанн ачыкланганча, республиканың сигез кешесе алдакчы хатын-кыздан зыян...

Балтач районында яшәүче хатын-кыз кешеләрнең 560 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Суд 2014 елдан 2017 елга кадәр инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтәм дип, кешеләрдән акча алган хатын-кызны гаепле дип тапкан. Тикшерү органнары һәм суд тарафынанн ачыкланганча, республиканың сигез кешесе алдакчы хатын-кыздан зыян күргән.

Суд 30 яшьлек хатын-кызны "Мошенниклык" маддәсе нигезендә гаепле икәнен билгеләгән.

Гаебен тануын, тикшерү барышында ярдәм итүен, өч балигъ булмаган баласы барлыгын һәм аларның берсе инвалид булуын исәпкә алып, ул шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Хөкем ителүчедән шулай ук килгән зыян кайтартылачак.

Фото: http://misanec.ru
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев