Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балтач районында мөселман балалары өчен Сабан туе уздырыла

Мөселман балаларының угызынчы тапкыр үткәрелүче Сабан туен быел 17 июльдә оештырырга ниятлиләр. Балтач районы Борбаш авылындагы күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип уртакалша Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак....

Мөселман балаларының угызынчы тапкыр үткәрелүче Сабан туен быел 17 июльдә оештырырга ниятлиләр.

Балтач районы Борбаш авылындагы күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип уртакалша Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәш тә оештырылачак. Балалар 35, 50, 65 һәм 65 килограммнан югары авырлык үлчәвендә бил алышачак.

Сабан туе иртәнге сәгать 10да башлана.

Интертат

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X