Балтачта әти кеше, балаларыннан жәлләп, йортын чит кешегә бүләк иткән
Үзе гомер биргән балаларын гомер буе куркытып, каһәрләп яшәп, инде үзләре әни-әти булгач, алай гына да түгел, әби-бабай булгач та, үзенең шәүләсеннән куркып торырлык дәрәҗәгә җиткергән бу зат картаймыш көнендә шул тикле аза: балаларны урын өстенә калган әниләре янына хәл белергә кертмәс өчен әллә ниләр эшли. Гыйбрәтме бу, җинаятьме бу?...
Үзе гомер биргән балаларын гомер буе куркытып, каһәрләп яшәп, инде үзләре әни-әти булгач, алай гына да түгел, әби-бабай булгач та, үзенең шәүләсеннән куркып торырлык дәрәҗәгә җиткергән бу зат картаймыш көнендә шул тикле аза: балаларны урын өстенә калган әниләре янына хәл белергә кертмәс өчен әллә ниләр эшли.
Гыйбрәтме бу, җинаятьме бу? Үзе гомер биргән балаларын гомер буе куркытып, каһәрләп яшәп, инде үзләре әни-әти булгач, алай гына да түгел, әби-бабай булгач та, үзенең шәүләсеннән куркып торырлык дәрәҗәгә җиткергән бу зат картаймыш көнендә шул тикле аза: балаларны урын өстенә калган әниләре янына хәл белергә кертмәс өчен әллә ниләр эшли. Өен сак бүлегенә тоташтыра да (бу максатка акча жәлләми ул), улы килүгә, төймәгә баса. Сак бүлеге хезмәткәрләре килеп, алты тапкыр (!) 500әр сум штраф түләтергә мәҗбүр була... Кызы килеп, форточкадан әнисенә ризык биргәнен белеп, аны ачылмый торган итеп томалата, киленен урам буйлап куып йөри... Һәм, балаларының бу гамәлләренә ачуы чыгып, хатыны белән икесе бергә салган өйне бөтенләй чит кешегә бүләк итә. Дөрес, кәгазьдә ул аны 300 мең сумга саткан күренә. Тик бу алыш-биреш кәгазенең дөреслегенә шикләнүчеләр бар. Әле бит урын өстендә булса да, бүген исән-сау булган хатыны да исемлектә бөтенләй күренми.
Тик... бу дөньяга мин хуҗа дип сикергән иргә дә, бер көн килеп, җиргә төшәргә туры килә. Якыннарына эшләгән шушы кадәр явызлык өчен дөньялыкта ук җавап тота...
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев