Узган атнаны Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан. Бу хәл шушы ук авыл тирәсендәге урманда пәнҗешәмбе көнне була.
- Безнең Бөрбаш урманында кортлык бар, шуннан шактый эчкә кергәч, кычытканлык башлана. Аю шул кычытканны таптап бетереп миңа арты белән басып тора иде, ә кызым...
Узган атнаны Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан. Бу хәл шушы ук авыл тирәсендәге урманда пәнҗешәмбе көнне була.
- Безнең Бөрбаш урманында кортлык бар, шуннан шактый эчкә кергәч, кычытканлык башлана. Аю шул кычытканны таптап бетереп миңа арты белән басып тора иде, ә кызым аның каршына ук килеп чыкты. Ул безгә карап кына торды, тимәде, куркытмады да. Ләкин аның кадәр зур аю күргәч куркып калдык, башта җайлап кына, ә аннары йөгереп качтык үзеннән. Кечкенәдән урманга еш йөрим, бу юлы да җиләк һәм чикләвек җыярга барган идек. Башка елларда кабан дуңгызы да, төлке дә күрергә туры килде. Тик курыкмадым. Ә бу юлы Аллаһы Тәгалә саклады. Райондашларыбыз сак булса иде, бу юлы аю тук булса, икенче юлы ач булуы бар, - ди ханым.
Районның
"Хезмәт" газетасы хәбәр итүенчә, әлеге аю Шәмәрдән урманыннан Бөрбашныкына май аенда күчкән. Шул вакытта ук ул бер кызның каршына очраган булган инде.
Зәлия ХӘСӘНОВА
Матбугат.ру