Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балык Бистәсендә узган бадминтон ярышларында безнең район спортчылары уңышлы чыгыш ясады

8 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт комплексында 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында Балык Бистәсе район Советы һәм Кыш Бабай бүләкләренә бадминтон буенча шәхси районара турнир булып узды. Ярышта Теләче районыннан барлыгы 14 бадминтончы катнашты, тренерлары Рәсип Гатиятов, Алмаз Җаббаров һәм Әсгать Нәҗметдинов. Турнирда республиканың 9 районыннан 70 уенчы...

8 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт комплексында 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында Балык Бистәсе район Советы һәм Кыш Бабай бүләкләренә бадминтон буенча шәхси районара турнир булып узды. Ярышта Теләче районыннан барлыгы 14 бадминтончы катнашты, тренерлары Рәсип Гатиятов, Алмаз Җаббаров һәм Әсгать Нәҗметдинов. Турнирда республиканың 9 районыннан 70 уенчы катнашты. Рәсип Гатиятов кул астында шогыльләнүче Гөлназ Гайнетдинова 3 урынга лаек булды, районыбызның калган яшь бадминтончылары да иң көчле беренче унлыкка керде.

Тимур Имамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X