Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Балыкчылар Чулманда югалган студент кызның гәүдәсен тапкан

Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзләүләре турында хәбәр ителгән иде. Кичә балыкчылар Лаеш районы Шуран бистәсе янында 16 яшьлек Екатерина Симонованың гәүдәсен тапкан. Калган югалучыларны эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина һәм Анастасия Симоновалар өч ир-ат белән Чулман елгасында көймәдә йөзгәндә бәлага юлыга. Көймәләренең моторы белән...

Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзләүләре турында хәбәр ителгән иде. Кичә балыкчылар Лаеш районы Шуран бистәсе янында 16 яшьлек Екатерина Симонованың гәүдәсен тапкан.

Калган югалучыларны эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина һәм Анастасия Симоновалар өч ир-ат белән Чулман елгасында көймәдә йөзгәндә бәлага юлыга. Көймәләренең моторы белән проблема килеп чыгуын, Чистай ягына таба ишкәк белән ишеп йөзүләре хакында алар коткару хезмәтенә дә хәбәр итә.

Ни сәбәпледер аларның көймәсе әйләнеп каплана. 26 яшьлек Анастасия Симонованы гына исән килеш табып алалар. Аны 10 майда, 7 сәгать бүрәнәгә ябышып йөзгәннән соң, балыкчылар күреп ала. Кызны агым һәлакәт булган урыннан 17 чакрым ераклыкка алып киткән була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X