Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстан районнарының берсендә сентябрь бураны (ВИДЕО)

Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә "Башинформ ". Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан. Тагын бер видео 27 сентябрьдә иртән Баймак районында төшерелгән. Трассада шулай ук бераз кар ятуы күренә, һава температурасы -1 градус тирәсе....

Башкортстанның Белорецк районында 26 сентябрьдә трассада буран дулады, дип хәбәр итә "Башинформ ". Яңгырлы юеш кар Ассә авылында яуган. Бу вакытта юлда күз күреме начарланган, юл кырыйларында кар яткан.

Тагын бер видео 27 сентябрьдә иртән Баймак районында төшерелгән. Трассада шулай ук бераз кар ятуы күренә, һава температурасы -1 градус тирәсе.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе метеорологлар фаразларына сылтама белән быел төбәккә кышның иртә киләсен, кар катламы ноябрь аенда ятачагын җиткерә.


Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев