Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстанда 3 кешелек гаилә югалган. Аларны инде 10 көн эзлиләр.

Башкортстанда бер гаилә хәбәрсез югалган, дип яза "Башинформ". Бу турыда югалган 24 яшьлек Ирина Кузякованың очрашып йөргән егете хәбәр иткән. Игорь Попов сүзләренә караганда, Ирина инде 17 февральдән бирле элемтәгә чыкмаган. - Ирина әти-әнисе белән Оренбургта иде. Ул әнисен әтисе белән бергә МРТга алып барды. 17 февральдә, көндез, Ирина миңа...

Башкортстанда бер гаилә хәбәрсез югалган, дип яза "Башинформ". Бу турыда югалган 24 яшьлек Ирина Кузякованың очрашып йөргән егете хәбәр иткән. Игорь Попов сүзләренә караганда, Ирина инде 17 февральдән бирле элемтәгә чыкмаган.

- Ирина әти-әнисе белән Оренбургта иде. Ул әнисен әтисе белән бергә МРТга алып барды. 17 февральдә, көндез, Ирина миңа шалтыратып, соры "Ниссан Кашкай" машинасына утырулары һәм Оренбургтан Күмертау ягына таба юлга чыгулары турында хәбәр итте. Бу аның соңгы шалтыратуы булды. Мин Иринаның әти-әнисе белән дә хәбәргә керергә тырышып карадым, ләкин файдасыз. Барлык ашыгыч ярдәм үзәкләрен, полиция һәм МЧСларга шалтыратып чыктым, алар турында беркем бернәрсә белми. Бәлки трассада авария булгандыр һәм кем дә булса күргәндер? Әгәр фотодагы кызны күрүчеләр булса, миңа турыдан-туры язсыннар иде, - дип яза югалган кызның егете Игорь социаль челтәрдә.

Егетнең сүзләренә караганда, кыз әлеге вакытка кадәр элемтәгә чыкмаган - телефоны сүнгән, ә "Вконтакте"дагы шәхси бите юкка чыгарылган.

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев