Реклама
Бәләбәйле гаҗәеп күренешне фотога төшереп алган, дип хәбәр итә ГТРК «Башкортостан».
Шәһәрдә яңгыр явып киткәннән соң, салават күпере чыккан. Роликның авторы аның бер башы православ чиркәвеннән, ә икенчесе мөселман мәчетеннән чыгуына игътибар иткән. Социаль челтәр кулланучыларның күбесе моны күреп гаҗәпләнгән. Роликны инде берничә мең кеше караган һәм фикерләрен язып калдырган.
Фото: скриншот
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз