Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстанда - тешләүче үрмәкүчләр һөҗүме

Уфа янындагы Нагаево биләмәсендә зур сары үрмәкүчләр пәйда булган. Хәтта зыян күрүчеләр бар – бер ир үрмәкүч тешләгәннән соң дәваханәгә эләккән.

Галимнәр әйтүенчә, алар – сары түшле, кызгылт-сары башлы, зур яңаклы үрмәкүч, аркасында буй да бар. Ул авырттырып тешли, агулы, әмма үлемечле түгел. Тешләнгән урын авырта, шешә, күңел болгана, баш әйләнергә мөмкин. Ләкин мондый үрмәкүчләр башлап һөҗүм итми, алар саклана гына. Әлегә бу үрмәкүчләр тешләүнең 2 очрагы билгеле – зыян күрүчеләр, ярдәм сорап, токсикология бүлеге табибларына мөрәҗәгать иткән.
 
Белгечләр үрмәкүчләрнең һөҗүмен эссе һава торышы белән бәйли. Әле аларның үрчү чоры бара. Димәк, тиздән алар тагын да артачак дип көтелә.
 
Зоологлар бу үрмәкүчнең Башкортстан территориясенә эләгүе очраклы түгел дип раслый – аларның таралу чикләре арткан һәм сары үрмәкүчләр республикада мәңгелеккә урнашып калган.
 
  • Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=23188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев