Башкортстанда умартачылар борчуда - кортлар күпләп үлә
Башкортстанда умартачылар кышлаудан соң умарта күчләре торышына борчыла. Бу хакта РБК-Уфа сайты хәбәр итә. «Башкорт умартачылыгы» оешмасы генераль директоры Сергей Мөлеков сүзләрнчә, кайбер районнардан умарта кортларының начар кышлавы турында борчулы хәбәрләр килгән. «Аерым бер районнарда аларның үлеме 60 тан 80 процентка кадәр җиткән», - дип җиткергән эксперт. Төгәл саннар соңрак,...
Башкортстанда умартачылар кышлаудан соң умарта күчләре торышына борчыла. Бу хакта РБК-Уфа сайты хәбәр итә. «Башкорт умартачылыгы» оешмасы генераль директоры Сергей Мөлеков сүзләрнчә, кайбер районнардан умарта кортларының начар кышлавы турында борчулы хәбәрләр килгән. «Аерым бер районнарда аларның үлеме 60 тан 80 процентка кадәр җиткән», - дип җиткергән эксперт.
Төгәл саннар соңрак, март ахырында, умарталар өйләреннән чыгарылгач билгеле булачак.
«Алдагы ике ел да гади булмады, - дип сөйли танылган Уфа блогеры, умартачы Илгиз Кәлимуллин. - Узган ел да шактый үлделәр. Кыш җылы килде, әмма кинәт температура алышыну үз эшен эшләде».
Хәзер Башкортстанда 357 мең умарта оясы бар. Шуларның 83 проценты - шәхси хуҗалыкларда, 13 проценты - крестьян фермерлык хуҗалыкларында һәм 4 проценты - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә.
Һәр елны республикада 6,5 мең тонна бал җитештерелә. Бу - дөнья күләмендә җитештерелгән балның 0,4 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев