Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстандагы Атыш шарлавыгына киткән 15 турист югалган

Чиләбедән булган 15 туристның, шул исәптән бер баланың, 12 августта автомобильләрдә Башкортстаның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгына китүе һәм шимбәдән бирле коткаручылар белән элемтәгә чыкмаулары билгеле. Атыш шарлавыгы барырга кыен булган урын. Белорецк районында 11нән 13 августка кадәр көчле яңгырлар яуган, Лемеза елгасы суы күтәрелгән дип хәбәр итә чыганак. "Хәзерге вакытта...

Чиләбедән булган 15 туристның, шул исәптән бер баланың, 12 августта автомобильләрдә Башкортстаның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгына китүе һәм шимбәдән бирле коткаручылар белән элемтәгә чыкмаулары билгеле.

Атыш шарлавыгы барырга кыен булган урын. Белорецк районында 11нән 13 августка кадәр көчле яңгырлар яуган, Лемеза елгасы суы күтәрелгән дип хәбәр итә чыганак.

"Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара, урынга эзләү-коткару төркеме җибәрелде", - дип җиткергәннәр матбугат хезмәтеннән.

Үз чиратында, Чиләбе өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте югалган туристларның туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәнлекләрен әйткән. Шулай ук полициягә һәм эзләү-коткару хезмәтенә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев