Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган. Бу хакта бүген "Татар-информ" омәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Матбугат очрашуы Татарстанда тилчә (ящур) авыруына каршы көоәш юлларын эзләүгә багышланган иде....

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган. Бу хакта бүген "Татар-информ" омәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Матбугат очрашуы Татарстанда тилчә (ящур) авыруына каршы көоәш юлларын эзләүгә багышланган иде.

"Башкортстан, нигездә, Туймазы районы белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бәйләнешләр ныклы. Мисал өчен, Бәләбәй сөт заводына продукция тапшыра торган оешмалар бихисап. Башкортстаннан кертелгән продукция мониторингы ясалды. Бүгенге көнгә вируслы ризык ачыкланмады, - диде Александр Козлов.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тилчә авыруыннан котылу өчен мал-туар, мал азыгы һәм эш кораллары юк ителә.

"Башкорстанда үткәрелгән барлык чаралар белән беррәттән, Татарстанга әлеге вирус үтеп кермәсен өчен ике республика чигенә ветеринария белгечләре, ветеринария хезмәте, Россельхознадзор белгечләре һәм хокук саклау органнары белән берлектә, тәүлек буе эшли торган 10 пост куелган. Алар тере мал, азык-төлек, сөт һәм ит продукциясе төягән һәр үткән машинаны туктатып, дезинфекция ясый, тикшерә", - диде эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев