Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Баулы һәм Чүпрәле районнарында чыккан янгында ике ир-атның гомере өзелгән

Баулы районында ике катлы йортта чыккан янгында 61 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Янгын бүген төнлә Поповка авылының Заречная урамындагы 17нче йортта чыккан. Аның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр 28 яшьлек...

Баулы районында ике катлы йортта чыккан янгында 61 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янгын бүген төнлә Поповка авылының Заречная урамындагы 17нче йортта чыккан. Аның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр 28 яшьлек йорт хуҗасын коткарган. Бите, куллары һәм аркасы янган егетне хастаханәгә китергәннәр.

Янгынны сүндергәннән соң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортта 61 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табып алган.

Янгынның беренчел сәбәбе - саксыз тәмәке тарту.

Шулай ук бүген төнлә Чүпрәле районының Иске Әлмәле авылындагы бер шәхси йортта чыккан янгында 68 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 68 яшьлек ир-атның үле гәүдәсенә юлыккан.

Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X