Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Баулы сәнгать мәктәбендә пакет белән "шартлаткыч" калдырып киткәннәр

Кичә Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендә билгесез кеше калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар. Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла. Шунысы игътибарга лаек: пакетны...

Кичә Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбендә билгесез кеше калдырып киткән шикле пакетка тап булганнар.

Әлеге ят табылдыкны беренче булып киенү-чишенү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр күреп алган. Ул бу хакта тизрәк мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итә. Тиз арада бинадагы кешеләрне чыгаралар, җирле полиция бүлегенә хәбәр ителә. Пакетта бомба муляжы табыла.


Шунысы игътибарга лаек: пакетны табып алган хезмәткәр аңа кадәр мәктәпкә килгән 35 яшьләр тирәсендәге ир-атны да күреп калган була. Нинди йомыш белән килүен, дәфтәргә теркәп кую өчен исемен дә сораган була. Әмма ир-ат аны-моны әйтми генә машинасына утырып, тизрәк табан ялтырата. Әлеге ханым машинасының номерын истә калдырырга өлгерә.

Соңыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре моның өйрәнүләр генә булуын җиткерә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев