Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә, 2 декабрьдә, 22 сәгать 5 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакырту бердәм номерына Байлар Сабасында Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр кергән. 22 сәгать...

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә, 2 декабрьдә, 22 сәгать 5 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакырту бердәм номерына Байлар Сабасында Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр кергән.
22 сәгать 8 минутта янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны төтен баскан булган. 22 сәгать 25 минутта янгын тулысынча сүндерелгән.
Янгын калдыкларын актарганда 38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев