Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

БДИда 100 балл җыеп КФУга кергән студентларга 80 мең сум бирәләр

БДИда профиль фәне буенча 100 балл җыйган студентлар шулай ук 4 тән 10 меңгә кадәр стипендиягә дә өметләнә ала.

БДИда 100 балл җыйган һәм КФУга кергән 84 беренче курс студентына бер тапкыр 80 мең стипендия бирәләр. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

БДИда профиль фәне буенча 100 балл җыйган студентлар шулай ук 4 тән 10 меңгә кадәр стипендиягә дә өметләнә ала.

 

"Быел Казан федераль университетына йөз баллы 84 укучы керде. Шуларның 71е бюджетка, 13е контракт буенча укый. Әгәр студент бер фәннән 100 балл җыеп, башкаларыннан аз балл җыйса, ул бюджетка керә алмаска да мөмкин. 100 баллыларның 51е рус теленнән, 15е химиядән, 6сы тарих һәм информатикадан 100 балл җыйган", - дип сөйләгән кабул итү комиссиясенең секретаре Олег Бодров. 

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев