Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәевкә Әлбир Крганов медаль тапшырган

Мәскәү мөфтиятендә Сәлимгәрәевләр гаиләсе белән очрашуда Русланга ноутбук, ә аның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр.

Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәевкә  "Мәскәү мөфтияте" медален тапшырган. Бу турыда Мәскәү мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Беренче чиратта, мондый акыллы һәм тәрбияле егет өчен ата-анасына рәхмәт. Сезнең  бала тәрбияләү буенча тәҗрибәгез яшь гаиләләр өчен яхшы үрнәк булачак. Русланның БДИда гына түгел, ә Мәскәү дәүләт университетының дәрәҗәле факультетларының берсена керү имтиханнарында да югары нәтиҗә күрсәтүенә куанабыз. Без яшь буынга максатларына ирешергә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер”, - дигән Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе.

Руслан Сәлимгәрәев Әлбир хәзрәт Кргановка җылы кабул итүләре һәм изге теләкләре өчен рәхмәт әйткән.

 

Сәлимгәрәевлар гаиләсе белән очрашу мөфтияттә узган. Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов Русланга ноутбук, ә аның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иткән.

  • Руслан Сәлимгәрәев рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханын йөзәр баллга тапшырган.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев