Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бердәм Дәүләт Имтиханына каршы хәрәкәт үсеш ала

Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри сыйфат алганнан бирле, ул каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләште дигәндә, бәхәсләр яңа көч белән купты. «Илкүләм ата-аналар комитеты» БДИдан баш тартуны таләп...

Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри сыйфат алганнан бирле, ул каршылыклы фикерләр уятып килде. Яңа сынауны бик озак кабул итә алмадылар, аның күпсанлы тискәре яклары табыла торды. Инде канәгатьсезлек кимеде, укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да БДИга тәмам ияләште дигәндә, бәхәсләр яңа көч белән купты. «Илкүләм ата-аналар комитеты» БДИдан баш тартуны таләп итә.

Бердәм дәүләт имтиханын бетерү өчен имзалар җыю дәвам итә. Бары берничә көндә генә Илкүләм ата-аналар комитетының Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатен меңнәрчә татарстанлы хуплаган. Берничә көннән әлеге хәрәкәткә Россиянең күпчелек субъектлары кушылачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X