Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Белгечләр банк секторындагы вәзгыять турында: «Хафалану өчен сәбәпләр юк»

Татфондбанкка тышкы идарә кертү турында мәгълүмат таралганнан соң, республиканың финанс секторына масштаблы мәгълүмати һөҗүм башланды. Билгесез кешеләр тарафыннан татарстанлылар арасында паника уятып, банклардан акчаларны алырга чакырган хәбәрләр таратылды. Әмма Татарстан хөкүмәте дә, белгечләр дә хафаланырга сәбәп юк дип белдерә. Җомга, 16 декабрь көнне, Татарстан Хөкүмәте республика халкына махсус мөрәҗәгать белән...

Татфондбанкка тышкы идарә кертү турында мәгълүмат таралганнан соң, республиканың финанс секторына масштаблы мәгълүмати һөҗүм башланды. Билгесез кешеләр тарафыннан татарстанлылар арасында паника уятып, банклардан акчаларны алырга чакырган хәбәрләр таратылды. Әмма Татарстан хөкүмәте дә, белгечләр дә хафаланырга сәбәп юк дип белдерә.

Җомга, 16 декабрь көнне, Татарстан Хөкүмәте республика халкына махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге юлламада татарстанлыларны «республиканың банк тармагында вәзгыять даими контрольдә. Татарстан банкларының клиентлар алдындагы үз йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен акчага әйләндерә торган ресурслары җитәрлек» дип тынычландырдылар.

Белгечләр борчылу өчен сәбәпләр юклыгы белән тулысынча килешә. Әйе, бер төркем финанс оешмаларда, Татфондбанк белән бәйле рәвештә, кыенлыклар туды, әмма бу башка банклар да «коелып төшәчәк» дигән сүз түгел.

Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох сүзләренчә, паника нәтиҗәсендә башка банкларга да зыян килергә мөмкин, ә аларның берсенең дә бу вәзгыятьтә катнашы юк. Әгәр вәзгыятьне гел кузгатып тормасак, берни булмаячак, ди ул.

- Физик затларның 1 миллион 400 мең сумга кадәр акчасы иминиятләштерелгән. Банк ябылган, лицензиясе алынгач очракта да, физик затлар 2-3 атнадан соң барыбер акчаларын алачак. Алар беркая китми, - дип ышандыра Игорь Кох «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Әмма хәвефле гамәлләр белән шактый тотрыклы булган банкны да эштән чыгара ала, дип кисәтә ул.

- Әгәр кертемчеләрнең өчтән бер өлеше булса да берьюлы банктан акчасын алырга теләсә, банк «җимерелә». Бу - күтәрә алмаслык күләм. Халыкка хафаланмаска киңәш итәм. Татфондбанктан кала башка бернинди банкның да кризиста катнашы юк. Россия банкларының бигрәк тә. Бернинди куркыныч әйбер юк, - дип, икътисадчы татарстанлыларга тыныч, түземле булырга киңәш итә.

Танылган эшмәкәр, «Автоградбанк»ның төп акционеры Павел Сигал да Татарстан банкларына масштаблы һөҗүмне төбәккә каршы эшләнгән коткы тарату гамәле дип атады.

- СМСлар меңләп килде, алар мәктәп директорларына да, хастаханәләрнең баш табибларына да, гомумән, күп кеше белән аралаша торган затларга таратылды. Безнең карамакта гына 4 төрле хәбәр, өчесендә без телгә алынмыйбыз, текстлар төрле, әмма мәгънә бер - ашыгыч рәвештә акчаларыгызны алыгыз. Мондый масштабтагы провокация турында ишеткәнем юк иде әле, - дип сөйләде Павел Сигал.

Аның сүзләренчә, моннан кемгә файда булуын күзаллавы кыен. Моны бары тик дәүләткә хыянәт итү белән генә бәяләп буладыр, ди ул.

- Билгеле бер банкка һөҗүм булганда аннан кемгә файда булуын эзләргә була, ә монда бөтенләй төрле банклар. Зур «Ак Барс» банк та, «Банк Казани», уртача банклар... Бөтен Татарстан финанс системасына максатчан, планлаштырылган, кем тарафыннандыр яхшы түләнгән һөҗүм бара. Мин элек бөтен төбәккә юнәлдерелгән мондый гамәлләрне ишеткәнем булмады, - дип җиткерә Павел Сигал.

«Финам Брокер» компаниясе аналитигы Андрей Кочетков сүзләренчә, банктагы акчалар «җилгә очмасын» өчен бер гади принципны үтәргә кирәк - бары тик барлык акчаларны бер кәрҗиндә сакламаска гына.

- Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы тарафыннан капланган иминият суммасы билгеләнгән. Димәк, бер банкта әлеге суммадан артык акча тотмавың хәерле. Бу очракта агентлык әлеге банк банкротлыкка чыккан очракта да бөтен акчаларны кире кайтарачак дигән ышаныч бар. Үз акчаларың белән акыллы эш итү нерв системасын да, акчаларны да саклап калырга ярдәм итә.

Акчаларын Татфондбанкта саклаучыларга Агентлык яки Үзәк Банкның карарын көтәргә кирәк - банк санацияләнәчәкме, әллә банкрот дип игълан ителәчәкме. Әгәр дә санация булса, системага бернинди зыян килмиячәк. Банк зуррак финанс оешмасы белән йотылып, барлык бурычларны идарәчеләр каплаячак. Әгәр дә тулы банкротлыкка курс алынса, Татфондбанкны кредитлаган оешмалар яки әлеге банкны үз финанс оешмасы итеп сайлаган эре вкладчылар кыенлыклар кичерергә мөмкин, - ди Андрей Кочетков.

Интертат.ру

«Татар-информ» мәгълүматларына нигезләнеп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев