Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бер атна эчендә 638 кеше эшсез калган

17 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15545 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 286 кешегә кимегән һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,76 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкырга күбрәк....

17 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15545 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 286 кешегә кимегән һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,76 % тәшкил итә.


Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкырга күбрәк. Татарстанда 31104 вакансия бар. Узган атнада оешмалар 1770 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 11-17 ноябрьдә, 638 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 310ы хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 58 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев