Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бер ай эчендә 40ка якын коттеджны баскан караклар тотылды

Полиция хезмәткәрләре коттеджлар басуда шикләнелүче, Казанда яшәүче өч кешене тоткарлаган. Алар Лаеш, Питрәч, Алексеевск һәм Биектау районнарында урнашкан 38 коттеджны "чишендерү"дә шикләнелә. Ошбу коттеджларны 8 август - 1 сентябрь аралыгында басканнар. Каракларның икесе 1 сентябрьдә, Вознесение бистәсендәге берничә караклык гамәле кылганнан соң урланган әйберләрне машинага төягән вакытта тоткарлана. Алар -...

Полиция хезмәткәрләре коттеджлар басуда шикләнелүче, Казанда яшәүче өч кешене тоткарлаган. Алар Лаеш, Питрәч, Алексеевск һәм Биектау районнарында урнашкан 38 коттеджны "чишендерү"дә шикләнелә.

Ошбу коттеджларны 8 август - 1 сентябрь аралыгында басканнар. Каракларның икесе 1 сентябрьдә, Вознесение бистәсендәге берничә караклык гамәле кылганнан соң урланган әйберләрне машинага төягән вакытта тоткарлана. Алар - моңа кадәр хөкем ителгән, 44 һәм 33 яшьлек Казан кешеләре.

Әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатыла. Тикшерү барышында аларның 38дән дә ким булмаган караклык гамәле кылуы ачыклана. Ир-атлар бер төрле схема буенча эш иткән: төнлә бистә читенә килгәннәр, тиз арада күзәтү ясап, хуҗалары булмаган коттеджларның ишеген каерып ачып, кыйммәтле әйберләрне урлап качканнар.

Моннан тыш тоткарланучыларның берсе кайбер караклыклык гамәлләрен өченче кеше - дусты белән кылуы хакында да җиткерә. Боларны кулга алган вакытта ул Татарстанда булмый. Анысын, моңа кадәр хөкем ителгән 44 яшьлек Казан кешесен, 10 сентябрьдә Лаеш районында тотканнар.

Караклыкта шикләнелүчеләргә гаепләү белдерелгән. Суд карары буенча аларның өчесе дә кулга алынган. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев