Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-ат Константиновка бистәсендәге бакчасында артиллерия снаряды тапкан.
Бакчачы табылдык хакында тизрәк полиция бүлегенә хәбәр иткән. Хокук сагындагы белгечләр 76 миллиметрлы ядрәнең нык күгәргән хәлдә булуын ачыклый. Тикшергәннән соң аны юк итәргә булганнар.