Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов әйтүенчә, БДИ 28 майда башланып, 2 июльдә төгәлләнәчәк. Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда - география һәм информатика фәннәре. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә - профильле математика . Химия һәм тарих - 4 июньдә. 6...

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов әйтүенчә, БДИ 28 майда башланып, 2 июльдә төгәлләнәчәк.

Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда - география һәм информатика фәннәре.

30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә - профильле математика .

Химия һәм тарих - 4 июньдә.

6 июньдә - рус теле, 9 һәм 13 июньдә - чит телләр сөйләме

Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә - биология һәм чит телләр язмача өлеше.

Сынауларның төп агымы 20 июньдә рус әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак. Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләнгән. Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак.


2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачагы да билгеле.

Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк, "зачет", я "незачет" форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча, укучы йомгаклау аттестациясенә кертелми. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.


Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X