Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бердәм дәүләт имтиханының алдан бирү этабы башлана

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының алдан бирү этабы башлана. Вакытыннан алда сынау тотарга җыенган 44 меңнән артык кешенең 2 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, 210 катнашучы - сәламәтлеге чикләнгән кеше, дип яза "Интерфакс". Имтиханнарны алдан тапшыру этабы 14 апрельгә кадәр дәвам итә Язгы имтиханнар Чукоткадан кала Россиянең барлык төбәкләрендә...

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының алдан бирү этабы башлана. Вакытыннан алда сынау тотарга җыенган 44 меңнән артык кешенең 2 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, 210 катнашучы - сәламәтлеге чикләнгән кеше, дип яза "Интерфакс". Имтиханнарны алдан тапшыру этабы 14 апрельгә кадәр дәвам итә

Язгы имтиханнар Чукоткадан кала Россиянең барлык төбәкләрендә дә уза. Моның өчен 275 махсус пункт әзерләнгән.

Аттестат алу өчен математика һәм рус теле мәҗбүри фәннәр санала. Калганын укучы үзе сайлый. Алдан имтихан тапшырырга теләүчеләр арасында иң киң таралган фән, узган елдагыча - җәмгыять белеме (39,6 %). Аннан кала тарих (21,3%), биология (16,9%) һәм физика (16,3%) фәннәре тора.

Татарстанда 1161 кеше алдан имтихан бирергә җыена.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев