Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Беренче канал кубогы: Россия җыелма командасы хур булды

Беренче канал кубогы ярышларында Россия хоккейчыларының болай ук начар чыгыш ясаганы юк иде әле. Беренче уенда Швеция хоккейчылары алдында тез чүккән (1:4), ә икенче уенда Финляндияне тар-мар иткән (8:1) Олег Знарок шәкертләре соңгы турда Чехия җыелмасына оттырды - 2:4. Еврохоккейтурның Россиядәге этабы җиңүчесе булып Чехия хоккейчылары танылды. Швеция - икенче,...

Беренче канал кубогы ярышларында Россия хоккейчыларының болай ук начар чыгыш ясаганы юк иде әле. Беренче уенда Швеция хоккейчылары алдында тез чүккән (1:4), ә икенче уенда Финляндияне тар-мар иткән (8:1) Олег Знарок шәкертләре соңгы турда Чехия җыелмасына оттырды - 2:4.

Еврохоккейтурның Россиядәге этабы җиңүчесе булып Чехия хоккейчылары танылды. Швеция - икенче, Финляндия җыелмасы өченче урында.

- Алдагы көн уеныннан соң рәткә килеп бетә алмадык, - диде Россия җыелма командасы баш тренеры Олег Знарок. -Тулаем команда начар уйнады. Бу состав белән күбрәк гол кертергә, Чехия җыелмасын җиңәргә тиеш идек.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасы составында Татарстан клубларыннан бер генә уенчы да юк иде.

Еврохоккейтур. Беренче канал кубогы. 3 нче тур. Россия - Чехия - 2:4 (0:1, 1:3, 0:0). Голлар: 0:1 Винцоур (Коукал, 05:26), 1:1 Картаев (Гусев, Дадонов, 22:28), 2:1 Антипин (Ковальчук, 25:09), 2:2 Кундратек (Гулаш, 27:29), 2:3 Затёвич (Коварж, 34:20, күплектә), 2:4 Ярушек (39:09).


Капкачылар: Мурыгин - Фурх.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев