Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бертуган Запашныйлар Казанда тамаша күрсәтә

Россиянең танылган артистлары бертуган Запашныйлар Казанга килергә җыена. Зур Мәскәү циркы һәм бертуган Запашныйлар продюсерлар үзәге "Конструктор" дип исемләнгән шоу-программа тәкъдим итәчәк. Яңа ел каникулы чорында, төгәлрәге 2016 елның 2-6 гыйнвар көннәрендә, "Татнефть-Арена"да узачак тамаша ерткыч хайваннар чыгышы белән үрелеп барачак. Иллюзионист, акробат, клоун, һава гимнастлары, канатта йөрүчеләр һ.б. Казан...

Россиянең танылган артистлары бертуган Запашныйлар Казанга килергә җыена. Зур Мәскәү циркы һәм бертуган Запашныйлар продюсерлар үзәге "Конструктор" дип исемләнгән шоу-программа тәкъдим итәчәк.


Яңа ел каникулы чорында, төгәлрәге 2016 елның 2-6 гыйнвар көннәрендә, "Татнефть-Арена"да узачак тамаша ерткыч хайваннар чыгышы белән үрелеп барачак. Иллюзионист, акробат, клоун, һава гимнастлары, канатта йөрүчеләр һ.б. Казан тамашачына кабатланмаслык, үзенчәлекле шоу күрсәтәчәк.

- «Конструктор» - ул яңа ел спектакле дә, цирк тамашасы да, - ди Эдгард Запашный. - Бәйрәм чарасы өлкәннәргә дә, шулай ук балалар өчен дә тәгаенләнә. Үзегез белән балаларыгызны да алып килегез. Тамашачыны зәвыклы, мавыктыргыч спектакль көтә. Ерткыч артистлардан тыш, өйрәтелгән ат та, эт тә күңелегезгә хуш килер.

Дөньякүләм танылган хайваннар өйрәтүче, Россиянең халык артисты, Зур Мәскәү циркының генераль директоры Эдгард Запашный бүген Казан журналистлары белән очрашты. Кышкы каникуллар вакытында тәкъдим ителәчәк тамаша тылсым дөньсын хәтерләтә. Җир йөзендә иң ерткыч хайваннардан саналган тигр, гепардлар да монда адәм балаларына буйсына.

Мәскәү артистлары Казанны күптән үз итте. Татарстан тамашачысы алдында чыгыш ясарга да яраталар. Дүрт аяклы артистлар да биредә үзләрен иркен тота, чөнки нәкъ менә Казанга килгәч кенә алар иң тәмле ризыкларыннан авыз итә ала икән бит.

- Мәскәүдә ат ите табуы кыен. Ә тигрлар ат итенә мөкиббән. Сезнең шәһәрдә рәхәтләнеп ат итен ашыячаклар. Мәсәлән гепард (авырлыгына карап) көненә 2-6 кг ит ашый. Ерткыч артистларыбызга көненә барлыгы 30 кг чамасы ит ашатабыз, - дип кайбер сәхнә арты серләрен ачты Мәскәү кунагы.

Казанның "Татнефть-Арена"сында 2-6 гыйнвар көннәрендә узачак тамашага килгән нәниләргә бүләкләр дә өләшәчәкләр.


Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X