Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Беттек, янабыз. Өйгә утлы шар керде”, – дип башын тотып елый башлады

Быел җәйне гарасатлар күп булыр дип фаразлаганнар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да ике көннең берендә кисәтеп торды. Әмма бәланең кайда көтәсен, кемгә зыян саласын берәү дә әйтә алмый. Җәйге ялымның соңгы көн­нәрендә Кукмара районының Төркәш авылында янгын шаһиты булырмын дип күз алдына да китермәгән идем. "Өйгә ут керде" Алия...

Быел җәйне гарасатлар күп булыр дип фаразлаганнар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да ике көннең берендә кисәтеп торды. Әмма бәланең кайда көтәсен, кемгә зыян саласын берәү дә әйтә алмый. Җәйге ялымның соңгы көн­нәрендә Кукмара районының Төркәш авылында янгын шаһиты булырмын дип күз алдына да китермәгән идем.

"Өйгә ут керде"

Алия һәм Нургали Җиһан­шиннарны бернәрсәсез калдырган янгын 21 июль көнне килеп чыкты. Өлкәнрәк ирләрнең җом­га намазына киткән чагы. Көндезге унике тулып киткәч, ниндидер көч­ле тавыш ишетелде. Кинәт кенә җил чыгып, күк күкрәп яңгыр яварга тотынды. Ул арада урамда халык йөгерешә башлады. Баксаң, өч өй аша гына күршеләребез яна икән. Тизрәк шунда чаптык.

Җиһаншиннарның уң як күр­шесе Хәдичә апа нишләргә белми йөгереп йөри. "Хаҗи абыең мә­чет­кә төшеп киткән иде. Шулчак яшен сукканын ишеттем. Безнең өй түбәсен сукты, ахры, дип урамга чыктым. Күршем Нургали дә өй­ләреннән атылып чыкты. "Беттек, Хәдичә апа, янабыз. Өйгә утлы шар керде", - дип башын тотып елый ук башлады. Мин күршедәге Рәис­ләр­гә йөгер­дем", - дип сөйли әбекәй.

Җиһаншиннарның ишегалларында ике йорт урнашкан, карал­ты-куралары да күп иде. Башта үзләре яшәгән өйләре янды. Җыел­ган халык берни эшли алмады. Ул арада ут икенче йортка күчте. Төркәштән ерак урнашмаган Ятмас Дусай авылында янгын сүн­дерүчеләрнең посты бар икән. Утны күрүгә үк, янгын сүндерүчеләргә хәбәр биргән­нәр. Әмма көткән кешегә алар­ның килүләре озак тоелды. Аптырагач, 112 хезмәтенә шалтыратып, урамыбыз белән янабыз, дигән хәбәр бирдек. "Әгәр бу янгын моннан өч-дүрт ел элек чыккан булса, билләһи, янып бетәр идек. Ул елларны, Төркәш авылында су юк, дип "Ватаным Татарстан" газетасына да язып чыктыгыз бит, - ди бер күршебез. - Шөкер, шул язмадан соң, су мәсьәләсе хәл ител­де. Авыл башында өстәмә башня төзелде. Хәтта янгын була калса дип әзерләнгән су запасы да бар икән". Янган утка өстән сибәләп торган яңгыр да комачаулый алмады. Янгын сүндерүчеләр, Җи­һан­шиннарның йортын саклап кала алмаганны аңлагач, утны күрше­ләргә җибәрмәү ягын кайгыртты.

Тупылга рәхмәт әйт!

Күршеләрнең сарайларына, икенче өйләренә ут капкач, Хә­дичә апа бөтенләй югалып калды. Аңа ярдәм итеп булмасмы дип, янына керсәм, он чиләген күтәреп, өй буйлатып йөгереп тик йөри. Каушаудан шулай эшли икән. Җитмәсә, ире дә өйдә юк. Тынычланырга тырышып, кирәк­ле документларны, акчаларны бер җәй­мәгә төреп, өйдән алып чыктык. Олы кешенең гомере буе җыйган малын шулай тиз генә ташлап чыгасы киләмени соң? Хәдичә апа, суыткычын өстерәмәкче була. Әмма никадәр тырышсак та, аны селкетеп тә булмады. Аллага тапшырып, урамга чыктык.

Карактан кала, уттан калмый дигәннәре шул икән. Күпме генә су сипсәләр дә, ут сүнәргә җыенмый. Ул арада мәчеттәге картлар да күренде. Өйләренә таба үрмәләгән утны күргәч, Ха­җи абыйның бите буйлап яшьләр тәгәри. Әле ярый, арада үскән тупыл агачы утны ерак җибәрмәде. Үзе янды, әмма Хәдичә апаларны саклады. "Тупылга рәх­мәт әйт", - диде авылдашлары да. Ир­ләр утны сүндермәкче була, хатын-кызлар нишләргә дә белми. Арада берсе: "Яшен суккач чыккан янгынга кара сыер сөте сибәләр", - ди. Кара сыер кайгысымыни?! Әй­берләрне булса да саклап калырга кирәк. Көн буе җиһаз ташыдык.

Янгын сүндерүчеләр Җи­һан­шиннарның хуҗалыгын әле озак сүндерде. Башта халык хуҗа­ларны таба алмый интекте. Алиянең тукталышка чыгып басуын күргәннәр, ә Нургали юк. Әллә эчкә кереп, шунда калганмы?! Йорт янып беткәндә генә, Нургали килеп чыкты. Бакча ягында булган икән. Алия дә ерак китә алмаган. "Тукталышта торганда, безнең урамда ут чыкканын әйттеләр. Ничек йөгереп кайтканымны да хәтерләмим. Акылдан шашам дип торам, - дип сөйли ул. - Әле күптән түгел генә җиһазларны яңарткан идек. Берничә көн элек алты литр каен җиләге җыйган идем. Кышка күп итеп запас әзер­ләдем. Армия­дәге улымның матур-матур киемнәре, затлы күлмәкләре өй эчендә калды. Барысы да утта әрәм булды". Нургали белән Алия бер киемсез, документсыз, йортсыз калды. Ярый әле, машинаның тә­рәзәсен ватып булса да, урыныннан күчереп куйган. Әнә шуның эчендә йөртү таныклыгы, пас­порты булган. Алия дә, Кукмарага барганда кирәге чыгар дип, паспортын сумкасына салган. Калган кә­газьләре утта янган.

Үз башына төшкәннәр аңлый

"Улым армиядә булгач, аңа әйтмичә торган идек. Интернеттан күреп, үзе шалтыратты. Нигезебезне бетермик, читкә кит­мәгез, әни, ди. Үз әтием күр­шедәге Яңа Чәбья авылында яши. Сәламәтлегенә зыян булыр дип, аңа да әйтмичә тора идем. Икенче көнне үк кибеттә ишетеп, велосипедына атланган да менеп җитте. "Балам, ник әйт­мәдең? Әйдә, яныма төшегез", - ди. Беренче көнне янган йортыбыз яныннан китеп булмады. Авыл кешеләре, ут башка җиргә күч­мәсен дип, төн буе саклап чыкты, - дип сөйли Алия. - Янгын булган көнне үк ярдәм кулы сузучылар булды. Шундук ми­ңа ярашлы киемнәр дә китер­деләр. Яныбыздан кеше өзелмәде. Туганнарыбыз да гел шалтыртып тора. Әле менә Түбән Камадагы туганым иремә дә, үземә дә өр-яңа киемнәр җибәр­гән. Әле шул яңа киемнәрне кияргә дә уңайсыз­ланам. Акча алып килүчеләр дә күп. Кешедән акча җыярмын дип уйлап та карамаган идем. Башка чарабыз юк. Ничек тә көзгә кадәр берәр куыш төзергә иде.



Авылдашлар буш торган йортларны да тәкъдим итә. Кемдер шәһәргә чыгып китегез, ди. Әтием дә чакыра. Әмма гомер иткән нигезебез якын. Ташлап китәсе килми. Әле безнең кызыбызны кияүгә бирәсе, улыбызны өйләндерәсе бар".

Бердәмлек кирәк

Янгын вакытында авыл ха­л­кының нинди бердәм икәненә тагын бер кат инандык. Төркәштә йорт янганын белеп, күреп, күрше авыллардан да кешеләр җыелды. Бу хәлне ишеткән якын-тирә күр­шеләрнең туганнары, балалары кайтып җиткән иде. "Ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга, Яңа Чәбья халкына бик рәхмәт­лемен. Башта йөрә­гемә бик авыр булса да, шулкадәр яхшы сүз әйтеп тынычландыручылар булгач, булышырга әзер кешеләрне күргәч, тынычланып калдым. Йортны иминиятләш­тергән идек. Янгын вакытында шул оешманың җитәкчесе дә килде. Үз күзләре белән күреп китте. Авыл җирлеге башлыгы да янәшәбездә булды. Ташламабыз, диләр. Район хакимиятеннән янгын булганы турында белешмә алдык. Шуның бе­лән зур оешмаларга барып, матди ярдәм сорарга кирәк булачак. Ничекләр итеп йөрисе булыр. Акча сораудан да читене юк икән", - ди Алия.

Җиһаншиннар гаиләсе иминият акчасына йортның нигезен салып куймакчы. Ә аннары кышка кадәр йортын күтәрергә исәп­лиләр. Нургали абый әти-әнисенең нигезенә бик береккән. Әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң да, туганлыкны өзмичә, барлык туганнары өчен кайтыр урын иде алар йорты. Апасы белән абыйсы фаҗигагә эләгеп һәлак булгач, апасының кызы Лилияне дә үзенеке итеп үс­тергән кешеләр алар. Кече күңелле, ярдәмчел булганга, барлык туганнары бу нигезгә юлын суытмый. Әнә шуңа да алар элеккеге урында йорт салмакчы. Нургали, ишегалларын җыештырып бетер­гәч үк, уттан калган әйберләрне койма буена тезеп куйган. Әни­сенең җиз комганы, сеңлесе бүләк иткән мангал икән. "Ничек таш­лыйсың инде аларны?"- ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X