Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бөгелмәдә 8 яшьлек баланы домофон аша ток суккан

26 августта Бөгелмәдә булган гадәттән тыш хәл уңаеннан шунда ук тикшерү алды эше башланган иде. Аның нәтиҗәләренә таянып, Бөгелмә тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү яисә эш башкару) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз әтисе белән Бөгелмә...

26 августта Бөгелмәдә булган гадәттән тыш хәл уңаеннан шунда ук тикшерү алды эше башланган иде. Аның нәтиҗәләренә таянып, Бөгелмә тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү яисә эш башкару) җинаять эше кузгатылды.


Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз әтисе белән Бөгелмә шәһәрендәге күпфатирлы йортта яшәгән әбисенә кунакка килә. Әти кеше домофонда фатир номерын җыя, ә кыз ишек тоткасына тотына. Шул вакытта фатир хуҗасы ишек ачу төймәсенә баса, ә ишеккә тотынган кызны ток суга. Аңын югалткан кыз баланы хастаханәгә озаталар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.


Тикшерү барышында ачыкланганча, домофонның түбән вольтлы чыбыкларында изоляция эрү аркасында ишек тоткасына электр тогы килгән. Домофон чыбыклары аерым шахта аша үткәрелергә тиеш булса да, никтер югары вольтлы щитта булганнар.

Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев