Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бөгелмәдә балалар берничә көн үле әниләре белән торган

25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән. Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап. Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди дә җәрәхәтләр булмаган. Хәзер аның гәүдәсе...

25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән. Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап. Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди дә җәрәхәтләр булмаган. Хәзер аның гәүдәсе тикшерәләр, шуннан соң гына инде нинди дә булса ачыклык керергә мөмкин. Таныш-белешләре "аны үтергәннәр" дигән фикер дә.
Яшь ананың үле гәүдәсен социаль хезмәт вәкилләре таба. Аларга күршеләре мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә фатирдә өч бала булганлыгы да ачыклана, шуларның берсе - дүрт яшьлек малай аларда кунакта булган. Күршеләр сүзе буенча әлеге хатын-кызны исән-имин килеш 20 октябрь көнне күргәннәр.

http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/11885-b%D3%A9gelm%D3%99d%D3%99-balalar-bernich%D3%99-k%D3%A9n-%D2%AFle-%D3%99nil%D3%99re-bel%D3%99n-torgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев