Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылында булган Аулак өйдән экспресс-репортаж

Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылы мәдәният йортында күңелле җырлы-моңлы концерт булып узды. Авыл үзешчәннәре башта Аулак өй уйнап күрсәттеләр. Аннан соң исә концерт җыр-биюле номерларга үрелеп барды. Әлеге чара районыбызда дәвам итүче "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән фестиваль кысаларында үтте. Фестиваль булгач бәяләүчеләре дә була, Мәтәскәгә дә Теләчедән...

Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылы мәдәният йортында күңелле җырлы-моңлы концерт булып узды. Авыл үзешчәннәре башта Аулак өй уйнап күрсәттеләр. Аннан соң исә концерт җыр-биюле номерларга үрелеп барды.

Әлеге чара районыбызда дәвам итүче "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән фестиваль кысаларында үтте. Фестиваль булгач бәяләүчеләре дә була, Мәтәскәгә дә Теләчедән мәртәбәле жюри килгән иде.

Концерт кую өчен авыл халкы бик тырышты, кемдер сандыклардан эзләп табып борынгы чигүле сөлгеләр, алъяпкычлар белән сәхнәне бизәде, катнашучыларны сәхнә костюмлы итте. Ә җырга-моңна оста авылдашларыбыз сәхнәдә ут уйнатты.

Шунсы игътибарга лаек, кем генә сәхнәгә чыкмасын, үзе гармунда уйнап, кушылып җырлап та җибәрде. Моңа жюри да игътибар итте, "Барысы да бу авыл кешеләреме соң", дип шикләнеп сорап та куйдылар. Әмма барысы да Югары Мәтәскә кешеләре, әле күпме уйный белүчеләр сәхнәгә чыга да алмый калды, чөнки вакыт чикле иде.

Авылдашыбыз Нәҗип абыйның тулы бер гармуннар коллекциясе бар икән, клубка ул шуларның берничәсен алып килгән иде, уйнап та күрсәтте. Аның коллекциясендә 1885 елгы тальян, Рәсәй күләмендә берничә генә булган танылган оста ясаган гармун, тагын әллә ниндиләре бар иде. Һәр гармун үзе бер тарих.

Менә шулай күңелле генә үтеп китте бу чара, башлап йөргән Сәрия апа Гариповага һәм барлык катнашучыларга авыл халкына шундый бәйрәм бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт!

Югары Мәтәскәнең клуб бинасы авария хәлендә - стеналары танкка да бирешмәслек булса да, түбәсе тузган. Шуңа күрә хәзерге вакытта клуб итеп элеккеге мәктәп файдаланыла. Әлбәттә, мондый халык сипләтелгән зур, чын сәхнәле клубка лаек, озакламый шуңа тиенербез дип ышанып кала авыл халкы.

Сүз уңаеннан, әгәр сезнең авылда да шундый чаралар үтә икән, шундагы күренешләрне фотога һәм видеога төшереп редакциянең Вконтактедагы аккаунтына (http://vk.com/tulachiinform) җибәрә аласыз, без аны тиз арада сайтта бастырып чыгарырбыз һәм бөтен район халкына күрсәтербез.

Раил Ильясов. 21 ноябрь, Югары Мәтәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Бүген, 21 ноябрь көнне Югары Мәтәскә авылында булган Аулак өйдән экспресс-репортаж

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X