Һава торышы бозылу сәбәпле, республика юлларында бозлавык хасил була. Иртән көчле җил исәчәк.
Бүген көндез һава температурасы Татарстанда һәм Казанда 0-3 градус җылы булачак.
4 мартка каршы төндә юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явар дип фаразланыла. Урыны белән томан төшә, юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.