Усал мәзәкләргә керсә дә, кияү исеме йөрткән һәр кеше каенанасының икенче әни булуы белән килешә торгандыр. Юкка гына: "Гомерлек киңәшче, ярдәмчең булуын теләсәң, каенанаңа карата ихтирамлы, үзеңә гомерлек дошман табарга теләчәң, каенанаңа карата мәрхәмәтсез бул", - дип әйтмәгәннәрдер. Димәк, мөнәсәбәтнең нинди булуы кияүнең үзеннән тора булып чыга. Шулай булгач, бу көнгә кадәр каенанаңның яраткан улы була алмагансыз икән, беренче адымны ясарга менә дигән мөмкинлек туды - бәйрәм белән котлыйк үзләрен.