Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы үтте

Бүген, 29 декабрь көнне көндезге 11.00 сәгатьтәТеләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булып узды. Әлеге утырышта барысы 7 мәсьәлә каралды: 1. Теләче муниципаль район Советының 2014 елның 19 декабрендә кабул ителгән 236нчы номерлы "О бюджете Тюлячинского муниципального района..." дигән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль...

Бүген, 29 декабрь көнне көндезге 11.00 сәгатьтәТеләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булып узды. Әлеге утырышта барысы 7 мәсьәлә каралды:

1. Теләче муниципаль район Советының 2014 елның 19 декабрендә кабул ителгән 236нчы номерлы "О бюджете Тюлячинского муниципального района..." дигән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль районының финанс-бюджет палатасы вәкиле Яхин Р.Р. чыгыш ясады).

2. 07.11.2015 датасында кабул ителгән "Положение о представлении гражданами, претендующими на замещение муниципальных должностей в Тюлячинском муниципальном районе...." дигән 228 номерле карарына үзгәрешләр кертү (доклад белән Теләче муниципаль районының Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. чыгыш ясады).

3. 07.11.2015. датасында кабул ителгән "Положение о представлении гражданами, претендующими на замещение..." дигән 229 нчы номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль районының Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. чыгыш ясады).

4. Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең реестрын алып бару тәртибе турында (доклад белән Теләче муниципаль районының Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. чыгыш ясады).

5. 02.06.2008 датасында кабул ителгән "Положение об Общественном совете Тюлячинского муниципального района..." дигән 155 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль районының Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. чыгыш ясады).

6. 10.10.2011 датасында кабул ителгән "О создании комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав в Тюлячинском муниципальном районе Республики Татарстан" дигән 64нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында (доклад белән Теләче муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнарның эшләре һәм хокуклары буенча комиссия секретары Ихсанов Р.А. чыгыш ясады).

7. Киләсе 2016 елны Теләче муниципаль районында су саклау зоналары Елы дип игълан итү турында.

Фотолар: Раил Рашитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев