Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Һәр елны 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. 12 ноябрь көне исә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1841 елда ул көнне император Николай I тарафыннан Россия саклык кассалары булдыру турында Указ имзаланган булган. Россия банк системасы Европа үрнәгендә салынып, шул эздән...

Һәр елны 12 ноябрьдә Россия Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. 12 ноябрь көне исә очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1841 елда ул көнне император Николай I тарафыннан Россия саклык кассалары булдыру турында Указ имзаланган булган.

Россия банк системасы Европа үрнәгендә салынып, шул эздән бара. Бүген илебезнең 83 субъектында Россия Саклык банкының 11 сәгать поясында урнашкан якынча 18 мең бүлекчәсе бар. Россиядә генә Саклык банкының 110 миллионнан артык клиентына хезмәт күрсәтелә - бу ил халкының яртысыннан артыгы дигән сүз. Чит илләрдә Россия Саклык банкы хезмәтеннән 11 миллион тирәсе кеше файдалана.
Искәртеп үтик, 2 декабрьдә безнең илдә Банк хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X