Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез - 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Табигатьтә ямьле яз башланган матур чагында килгәнсез Сез бу җиргә. Тамчылар тавышында теләкләрнең дә иң изгеләре генә күңелгә килә. Йөрәкләрне бары тик изге уйлар гына биләп ала. Сез - татарның йөзек...

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне тормышыгыздагы иң истәлекле, иң күркәм бәйрәмегез - 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

Табигатьтә ямьле яз башланган матур чагында килгәнсез Сез бу җиргә. Тамчылар тавышында теләкләрнең дә иң изгеләре генә күңелгә килә. Йөрәкләрне бары тик изге уйлар гына биләп ала. Сез - татарның йөзек кашы. Милләтебез, халкыбыз хакына зур эшләр башкарасыз, тоткан юлыгыз, кыйблагыз дөрес. Күркәм эшләрегез республикабыз данын дөньяга таныта. Сез татарстанлыларның гамәлләрегезне эчкерсез хуплавына, зур абруйга ирешә һәм республиканың күпмилләтле халкының ихтирам-хөрмәтен казана алдыгыз. Сезнең бөтен көчегезне җәмгыять файдасына бирүегез, халыкка хезмәт итү эшендә тугрылыклы булуыгыз иң зур хөрмәткә лаек. Төптән уйланылган сәясәт нигезендә эзлекле рәвештә Татарстан тотрыклы үсештә, нәтиҗәле социаль программалар гамәлгә ашырыла, дөньякүләм җәмәгатьчелек алдында абруебыз тайпылышсыз үсә. Сезнең халыкара килешү һәм ышаныч булдыруга керткән өлешегезнең бәяләп бетергесез зур. Соңгы дистә елларда Татарстан илебездә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе генә булып калмады, Россияне төрле дәрәҗәдәге халыкара чараларда югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Әлеге барлык нәтиҗәләргә Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән республика стратегик бурычларны уңай хәл итәргә сәләтле икәнлеген раслады. Сезнең Татарстан Республикасы елъязмасына әле тагын күп кенә күренекле сәхифәләр өстисегезгә, чәчәк атуына һәм аның көчле булып үсүенә зур өлеш кертәсегезгә ышанабыз.

Безнең белешмә: Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

Белеме:
1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала.
1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.

Хезмәт эшчәнлеге:
1978 елдан 1980 елга кадәр - Саба районы "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-диагностик.
1980 елдан 1983 елга кадәр - Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик.
1983 елдан 1985 елга кадәр - Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.
1985 елдан 1990 елга кадәр - Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1990 елдан 1992 елга кадәр - Арча район башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 1993 елга кадәр - Арча районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
1993 елдан 1996 елга кадәр - Биектау районы администрациясе башлыгы.
1996-1998 елларда - Татарстан Республикасы финанс министры.
1998 елдан 2010 елга кадәр - Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
2010 елның 25 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты.
2015 елның 24 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
2015 елның 18 сентябреннән - Татарстан Республикасы Президенты.

Фәнни дәрәҗәсе, исеме:
Икътисад фәннәре докторы (2003 ел).

Дәүләт бүләкләре:
Дуслык ордены (2002 ел);
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел);
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел);
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел);
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2007 ел);
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2008 ел);
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2009 ел).
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2009 ел);
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2010 ел);
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2012 ел);
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2012, 2013 еллар);
Почёт ордены (2014 ел).

Өйләнгән, улы бар.

Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев