Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген тугызынчылар аттестат өчен тырыша

Бүген 9нчы сыйныф укучылары урыс теле буенча төп дәүләт имтиханы тапшыра. 9нчы сыйныфлар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабы 25 майда башланды. Имтиханнар 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Аттестататлы булу өчен тугызынчыларга дүрт фәннән имтихан тапшырырга кирәк: урыс теле белән математикадан мәҗбүри, калган икесе - сайлау буенча.

Дәүләт аттестациясенең төп этабында катнашу өчен республиканың 42614 укучысы теркәлгән.

Тугызынчылар беренче имтиханны чит телләр буенча тапшырды.

Инглиз, немец, француз телләре буенча сынау тоту ике көн үтте. Быел укучылар аудирование буенча һәм чит телдә сөйләшә белү сәләтен дә күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев