Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүгеннән башлап, бурычлары 10 мең сумнан артыграк булган машина йөртүчеләрнең "права"ларын ала башлаячаклар

Быел бик гыйбрәтле кануннар гамәлгә керә. Әйтик, 15 гыйнвардан башлап әҗәтләре 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү таныклыкларыннан вакытлыча мәхрүм итәчәкләр. Суд приставларына барысы алты категория: алимент түләмәүчеләрнең, кемнеңдер сәламәтлегенә яки караучысын югалтучыга китергән зыянны капламаучыларның, җинаять кылып, зыян салган әҗәтлеләрнең, штрафлары 10 меңнән артканда...

Быел бик гыйбрәтле кануннар гамәлгә керә. Әйтик, 15 гыйнвардан башлап әҗәтләре 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләрне транспорт белән идарә итү таныклыкларыннан вакытлыча мәхрүм итәчәкләр. Суд приставларына барысы алты категория: алимент түләмәүчеләрнең, кемнеңдер сәламәтлегенә яки караучысын югалтучыга китергән зыянны капламаучыларның, җинаять кылып, зыян салган әҗәтлеләрнең, штрафлары 10 меңнән артканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның, баласы белән аралашудан (суд карары нигезендә) баш тартучыларның таныклыкларын алу хокукы бирелә.

Шулай ук зур күләмдә штрафка тартыласыгыз килмәсә, әҗәткә акча да бирмәгез. Әйтик, кемгәдер 50 мең сум биреп тордыгыз да, ул аны кайтармый йөри, ди. Акчагызны сорап, аңа шалтырата да, бу хакта юлда очратып та исенә төшерә алмаячаксыз. Исенә төшергән очракта, сиңа бурычлы кеше бу хакта органнарга җиткерә икән, зур суммада (50 меңнән башлап) штраф түләргә туры киләчәк. Илле меңнән арткан әҗәтне юллап алу белән коллекторлар эш итәчәк.

saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев