Чаллыда яңа шәһәрдә яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны хастаханәгә алып китәргә туры килмәгән.