Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Биектауда үтереш: улы әнисен чәнчегән

Биектау районы Усад авылындагы җинаять 24 октябрь кичендә кылынган. 34 яшьлек җирле ир-ат 54 яшьтәге әнисенә берничә тапкыр пычак белән чәнчи, 1988 елгы ике ир-атны яралый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кызның гомере өзелә, зыян күрүче ике ир-ат хастаханәгә озатыла. Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча эш кузгатылган....

Биектау районы Усад авылындагы җинаять 24 октябрь кичендә кылынган. 34 яшьлек җирле ир-ат 54 яшьтәге әнисенә берничә тапкыр пычак белән чәнчи, 1988 елгы ике ир-атны яралый.

Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кызның гомере өзелә, зыян күрүче ике ир-ат хастаханәгә озатыла. Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча эш кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, Усад авылындагы бер йортта гаилә бәйрәме уза. Тавышланып утыручы төркемгә карата йорт буенча күршеләре кисәтү ясарга була, полициягә шалтырату белән дә куркытып карый. Табын артындагы ир-атка шул җитә кала - канәгатьсезлек белдергән күрше белән сүзгә килә. Шуннан соң хатын-кыз иренә шалтырата, анысы ярдәмгә танышын ияртеп килеп тә җитә. Ир-атлар арасында кыйнашу башлана: табын артыннан кузгалган кызу канлы ир-ат аларның икесенә дә берничә тапкыр пычак белән чәнчи. Якында гына булган әни кеше улын тынычландырмакчы булып арага керә. Ләкин улын бу да туктатмый: әнисенә дә берничә тапкыр пычак белән чәнчи. Яраланган ир-атлар фатирга бикләнеп, полициягә хәбәр итә.


Җинаять кылуда шикле ир-ат гаебен танымаган. Тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать иткән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев