Гадәттән тыш хәл көпә-көндез - сәгать 1ләр тирәседә була. "Әлмәт таңнары" язуынча, Югары Мактаманың Октябрь урамы буйлап Чапаев урамына таба хәрәкәт иткән ВАЗ-21054 автомобиле каз фермасына таба борылганда капкага килеп бәрелә. Аның йөртүчесе урында ук җан бирә.
Фаразлар буенча, автомобиль югары тизлек белән хәрәкәт иткән.
intertat.ru