Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Болгар шәһәрендә урнашкан курорт спа-отеле 2018 елның соңгы көнендә ачылачак

Ноябрь башыннан бишйолдызлы Kol Gali Resort & SPA кунакханә комплексы тест режимында эшли.

Болгар шәһәрендә урнашкан бишйолдызлы Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отеле рәсми рәвештә 2018 елның 31 декабрендә ачылачак. Бу хакта журналистларга кунакханә комплексының генераль директоры һәм директор-менеджеры Свеидан Фади Азиз Абдалла әйтте.

“2018 елның ноябреннән курорт спа-отеле тест режимында эшли. Шушы вакыт эчендә кунакханә комплексына Татарстаннан да, бөтен Россиядән дә, хәтта чит илләрдән дә килделәр. Шушы вакыт аралыгында отель 60-65 процент тулы булды”, - диде генераль директор.

Свеидан Фади Азиз Абдалла әйтүенчә, отельнең техник ачылышы 1 ноябрьдә үк булган булса да, рәсми рәвештә ул бөтен теләүчеләр өчен 2018 елның иң соңгы көнендә ачылачак. “Бүгенге көндә 31 декабрьгә безнең бөтен номерлар да броньланган. Кешенең үз планнары килеп чыгып, алар безгә килмәскә дә мөмкин, шул вакытта без яңа кешеләрне рәхәтләнеп кабул итәчәкбез”, - диде директор.

Кунакханә комплексы 2015 елда ТАИФ һәм “Татнефть” компанияләре акчасына төзелә башлады. Бишйолдызлы Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отелендә барлыгы 149 номер, шул исәптән 130 – стандарт номер, 18 – VIP һәм бер король апартаменты бар. Шулай ук биредә ресторан, лобби-бар, берничә конференция залы, зиннәтле мунчалар, бассейн һәм тренажер залы бар.

Курорт спа-отеленең спа-комплексы XIV гасырдагы Ак пулатның аналогы булып тора. Биредә күптөрле зиннәтле мунчалар һәм массаж ясау зоналары бар. Спа-комплекс күрсәткән хезмәтләр белән бишйолдызлы отельгә урнашмыйча да кулланып була. Барлык отель номерларының да бер төн куну бәясенә иртәнге аш кына кергән, ягъни отельгә урнашкан очракта да, урнашмаган очракта да отель күрсәткән барлык хезмәтләр өчен дә түлисе булачак.

  • Тулырак бишйолдызлы Kol Gali Resort & SPA курорт спа-отеле белән “Интертат” сайтыннан укып таныша алачаксыз.

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев