Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Болгарда суррогат белән агуланып дүрт кеше үлгән

Татарстанда яшәүче дүрт кешенең үлеме буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән алкоголь продукциясен сату турында җинаять эше кузгатылган. 16 нчы октябрь көнне Спас үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә Болгарда яшәүче 1964 һәм 1988 нче елгы ир-атлар вафат була. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның гомере йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, алкоголь кардиомеопатиясе һәм алкоголь абстинент...

Татарстанда яшәүче дүрт кешенең үлеме буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән алкоголь продукциясен сату турында җинаять эше кузгатылган.

16 нчы октябрь көнне Спас үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә Болгарда яшәүче 1964 һәм 1988 нче елгы ир-атлар вафат була. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның гомере йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, алкоголь кардиомеопатиясе һәм алкоголь абстинент синдром (алкоголь куллануны кискен туктатканда килеп чыккан халәт) нәтиҗәсендә өзелә. Шул ук көнне Болгарда үз фатирында 1970 нче елгы ир-атның үле гәүдәсе табыла, ул шушы ук сәбәп аркасында җан биргән.

Тикшерү фаразлаганча, 14 нче октябрьдә Болгарда яшәүчеләр спиртлы эчемлекне кулланган. Аны шушы ир-атларның берсе эштән алып кайткан булган. Шушы ук эчемлекне Болгардагы 60 яшьлек ир-атның да эчкәне ачыкланган. Гипотермия билгеләре белән аның гәүдәсе урамда табылган.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 238 нче маддәсенең 3 нче часте (саксызлык аркасында ике һәм күбрәк затның үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, сату) буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев