Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Братск шәһәрендә 300дән артык кеше югалган тугыз яшьлек кызны эзли

Братск шәһәре полициясе һәм волонтерлар дүртенче тәүлек инде югалган тугыз яшьлек кызны эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 2009 елда туган кыз баланы эзләүдә 300дән артык кеше катнаша.

“Кыз баланың 9 июнь көнне 13.00 сәгатьләр тирәсендә Барков урамындагы 19нчы йорттан урамда йөрергә дип чыгып китүе һәм хәзерге вакытка кадәр әйләнеп кайтмавы билгеле. Аның кайда икәнлеге билгесез”, - диелгән хәбәрдә. 300дән артык кеше меңләгән күпкатлы йортларны, ишегалларын тикшергән.

Шәһәрнең "Город" интернет-порталы хәбәр итүенчә, полициягә "Поиск Братск" һәм "Лиза Алерт" эзләү отрядлары ярдәм итә. Әлегә эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X