Теләче Информ

Бәреп төшерелгән Су-24 истребителе очучыларының берсе коткарылган

Төркия гаскәриләре таарфыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде. Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган,...

Төркия гаскәриләре таарфыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде.

Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган, дип хәбәр итә. Сүрия хәрби көчләре очучыны ике сәгать дәвамында баш күтәрүчеләр тылыннан чыгару белән мәшгуль булган.

Моңа кадәр бер очучының үтерелүе хакында хәбәр ителде.

intertat.ru

Фото http://army-news.ru сайтыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: