Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бәрәңге сатарга теләп, әби-карчык 650 мең сум акчасыннан колак каккан

Полициягә кырыгалдарлар корбаны булган Чистайда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Әби-карчыкның сүзләренә караганда, ул бушка белдерүләр бастыру сайтына бәрәңге сату турындагы игълан урнаштыра. Күпмедер вакыт узу белән үзен ресторан менеджеры дип таныштыручы сатып алучы да шалтырата. Әлеге ир-ат бәрәңгене күмәртәләп алуы хакында җиткерә, акчасын банк картасына күчерәчәген әйтә. Әмма...

Полициягә кырыгалдарлар корбаны булган Чистайда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Әби-карчыкның сүзләренә караганда, ул бушка белдерүләр бастыру сайтына бәрәңге сату турындагы игълан урнаштыра. Күпмедер вакыт узу белән үзен ресторан менеджеры дип таныштыручы сатып алучы да шалтырата. Әлеге ир-ат бәрәңгене күмәртәләп алуы хакында җиткерә, акчасын банк картасына күчерәчәген әйтә.

Әмма тиешле 3600 сум урынына картага 36 000 сум акча күчә. Ялган сатып алучы кабат шалтырата, артык җибәргән акчаны әбидән кире күчерүен сорый. Гаделлек яратучы карчык ялгышны төзәтергә теләп, кырыгалдарга банк картасының реквизитларын да әйтеп бирә. Шул рәвешле кырыгалдар аның тагын 3 картасына юл ача һәм тиз арада алардан 650 мең сум акчаны чәлдерә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев