Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле

Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстанның Федоровка районыннан Рәдиф Акчурин абсолют батыр дип табылды.

Батырлар - Рушан Ильясов (Башкортстан, 70 кг), Артур Зөлкарнәев (Башкортстан, 80), Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан, 90 кг), Рөстәм Исламов (Башкортстан, 100 кг), Рәдиф Акчурин (Башкортстан, 120).

Татарстаннан Шамил Локманов, Наил Зәйнуллин үз үлчәүләрендә икенче урын алдылар.

Рәдиф Акчурин Башкортстанның Федоровка районыннан. "Авыр көрәш булды", - дип бәяләде ул. Рәдиф Акчурин биш батырның да Башкортстаннан булуын Татарстаннан көчле көрәшчеләр килмәве белән аңлатты. "Әлбәттә, Башкортстаннар җиңүе белән горурланам. Җитмәсә, бишебез бер машинада килгән идек. Беребезгә машина эләгәчәк", - диде ул.

Бөтенроссия авыл Сабан туе көрәш бәйгесендә автомобиль жирәбәдә уйнатылды. Татарстан Президенты бүләге - "Лада Гранта" автомобиле Рушан Ильясовка эләкте.

Рәмис Латыйпов

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев